Филүс Каһировның хатыны: «Түзәр хәл калмады»
Шоу-бизнес

Филүс Каһировның хатыны: «Түзәр хәл калмады»

Каһировларга ни булган?

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров ел саен Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үзенең концертын куя иде. Тамашачылар зал тутырып килә иде.

Шушы көннәрдә Каһировларның бу зал белән хезмәттәшлеге тукталган.

«Март аенда узачак өстәмә концертлар буенча сорауларга җавап бирәм. Яхшы яңалык – без «Пирамида»дан киттек. Андагы коточкыч шартларга һәм мөнәсәбәткә түзәр хәл калмады. Һич арттырусыз әйтәм: без аннан бик теләп киттек. Хәзер, концертлар өчен, безгә барлык параметрлар һәм шартлар буенча туры килерлек яңа урын эзлибез. Табу белән үк социаль челтәрләрдә хәбәр итәрбез», – ди Эльмира Каһирова үзенең сәхифәсендә.

Фото социаль челтәрдән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Филүс Каһиров Артур Хасанов

Нет комментариев