Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: «Елама, әни, догаларың белән юлга чыгабыз...»

ТР атказанган артисты гуманитар ярдәм машиналарын озатты.

Танылган җырчы Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итүен дәвам итә. "Елама, әни, догаларың белән юлга чыгабыз" дип яза ул социаль  челтәрләрдә. Татарстанның атказанган артисты катнашында инде дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрелде. 

- Иң алгы рәтләрдә хезмәт иткән егетләребезнең кулларына, үз кулларыбыз белән илтеп тапшырдык, - дип яза җырчы социаль челтәрдә.  

Ярдәм җыюда булышкан Россия, Татарстан халкына рәхмәтләрен җиткерә. 

- Без алар белән! Без аларны беркайчан да ташламыйбыз! Алар безнең илебез өчен көрәшә! Без бергә, без бердәм булганда, җиңеп чыгарбыз, ИншәАллаһ, - ди Фирдүс Тямаев. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция