Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев концертында «тамашачы өстеннән» йөргән

Тамашачылар комментарийларда «Фирдүскә нәрсә эшләсә дә килешә» дигән фикерне белдергән.

Фирдүс Тямаев чираттагы концертларының берсендә чәчәк тотып утырган тамашачы ханым янына үзе барырга булган. Рәт арасыннан йөрү кыен булганга, җырчы урындыкларның кул куя торган урынына басып, турыдан гына тамашачы янына барып җитә. 

«Бу видеоны Интернетка куя күрмәгез. Алайса, Фирдүс үзе чәчәк җыеп йөри, диярләр», – ди ул. Ә үзе исә «хейтерларга азык» дип, видеоны сәхифәсенә куйган.

Аннары җырчы рәт арасына төшеп, кеше саен гафу үтенә-үтенә чыга башлый. Шул арада аны ханымнар кочаклап калырга тырыша. Тамашачылар комментарийларда «Фирдүскә нәрсә эшләсә дә килешә» дигән фикерне белдергән, дип хәбәр итә https://intertat.tatar

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз