Фирдүс Тямаев  махсус хәрби операция зонасында булган
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасында булган

«Җырладык та, еладык та», – ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә гуманитар ярдәм илтәргә барды. 

«Нурлаттан 3 фура һәм 2 микроавтобус барды. Минем дусларым казылык, сыр, казлар, сосискалар китереп бирде. Акча җибәрүчеләр дә күп. Үзем дә акчалата ярдәм иттем», – ди ул.

Җырчы 5 көн егетләр янында булган. 

«Алгы сызыктагы егетләр белән очраштык. Һәрберсенә бүләкләрне, посылкаларны тапшырдык. Блиндажларда егетләребез белән бергә йокладык. Гармунда да уйнадык, җырладык та, елаштык та. Тизрәк бетсен инде бу хәлләр», – ди ул.

Җырчы дуслары белән кайтыр юлга чыккан, чикне узганнар инде. 

Фото видеодан скриншот
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев