Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гаҗәп хәлләр

Сирәк булса да җәмәгать транспортында йөрим һәм шаккаткыч хәлләрнең шаһиты булам.

Газельләргә утырган халыкның ваемсызлыгына исем китә. Коронавирус котыра, шыплап тулган транспортта берничә кеше генә битлек кигән.
Кайбер кешеләр берничә адым атларга иренеп, 15-20 минут транспорт көтәләр. Тынычлык проспектында «6нчы бистә» белән «Райисполком» тукталышын күпер генә аерып тора. Шул араны да автобуста үтәләр бит. Балаларын «Курчак театры» яисә «Молодежная» тукталышындагы бакчага илтүче ата-аналар ул-кызлары белән иртәнге саф һавада сөйләшеп барсалар файдалырак булыр иде. 2 тукталышны транспортта барганда үзең дә, балаң да инфекция йоктырырга мөмкин бит.

Айсылу Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш