Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлүсә Шаһбан: «Күрми торган кеше белән «интегеп яшәвемә» сөенүчеләр бар»

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның тормыш иптәше, шагыйрә, җырчы Гөлүсә Шаһбан үзенең телеграмдагы битендә кызыклы гына пост урнаштырган.

- Минем күрми торган кеше белән, кайберәүләр уйлавынча «интегеп яшәүемә» сөенүчеләр бар.
Әйе, без Закир белән 21 ел без бер сукмактан атлыйбыз. Төрле чаклар булгандыр, яшермим, ләкин аның уңай яклары күп.

Беренчедән, миннән беркайчан да: «Акчаны кая туздырасың?» – дип сораучы юк. «Нигә атна саен 200 чакрым авылга чабасың?» – диюче дә юк.

Көнләшүче һәм телефонымда казынучы, бигрәк тә күңелемдә актарынучы: «Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә» я булмаса, «Сине инде күптән ятлар үз иткән» дигән шигырьләр кемгә атала?» – дип сораучы да юк.

Төнлә ничәдә өйгә кайтып керсәм дә «Әйдә чәй эчәбез» дип каршы алучы һәм шул ук вакытта гаиләдә соңгы сүзне әйтүче, усал, үзсүзле ир заты минем янәшәдә.

Өйдә булмасам, бик кирәк булса гына шалтырата торган, алмасам, икенче тапкыр шалтыратмаучы һәм үзем шалтыратсам һәрвакыт, бик тыгыз вакыт булса да җавап бирүче кеше ул.

Минем дусларым аңа дус.

Ул кешенең һәрвакыт тамагы тук, өстендә чиста кием, баласы тәрбияле (Аллаһка шөкер), өе чиста, машинасы каралган. Төннәр буе рульдә йөрер, эшләр, яшәр өчен Раббым үзе көч-дәрт, дәрман, сәләмәтлек, аң, белем бирә, – дип язган Гөлүсә Шаһбан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев