Җырчыларның матур дата.
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның тормыш корып яши башлаганнарына 21 ел узган.
«Күп тә түгел, 21 ел мин шушы кешегә «түзәм». 2003 елның 6 августы – безнең туй көне. Түзәм, сөям, ансыз бер көн дә яши алмыйм. Ул минем һавама әйләнде. Еллар әкрен генә узган саен бер-береңне ныграк яратасың һәм түзәсең икән. Рәхмәт бүләгең өчен, кояшым», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә һәм Төркиядән гаиләсе белән төшкән фотоларны урнаштырган.
Нет комментариев