Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова: «Укырга алмадылар! Оят булды!

Татарстанның халык артисты уку елларын искә алып, телеграм-каналында пост урнаштырды.

- 1999 елда Казанга журналистика факультетына укырга керергә килдем. Ике уңышлы имтиханнан соң өченче имтиханны бирә алмадым. Мине бер укытучы апа "Уразова сезме?" дип чакырып алды. "Сезнең балларыгыз җитеп бетми, киләсе елга килерсез инде" диде.

Барлык классташларыма укып бетергәч, мин Казанга барам дигән идем. Ничек итеп оялмый кире Пермьгә кайтасың инде. Аптырагач Сәнгать институтына барып, җыр буенча имтихан биреп карадым. Җырлап күрсәткәч, кызганыч, без сезне ала алмыйбыз диделәр. Әлегә түләүле бүлеккә укырга керә аласыз, соңыннан карарбыз дигән иделәр. Авыр булса да үземчә тырыштым, бирешмәдем. Ахырга кадәр түләп укыдым. Хәзер еллар узгач шуны аңлыйм: бер вакытта да бирешмәскә, кулны төшермәскә кирәк! Сезнең Гүзәлегез! - дигән җырчы. 

Фото Гүзәл Уразованың телеграм каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев