Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәлия ни өчен ачулы пост урнаштыруын аңлатты

«Боларның барысын да бик авыр кабул итәм. Бу җыр бит минем сагышым, авыртынуларым белән сугарылган», - ди көй авторы.

Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче композитор, җырчы Гүзәлиянең "Киек каз юлы" җырына кагылышлы мөрәҗәгате турында язган идек инде. Ул: "Бу җырны теләсә кемгә һәм теләсә ничек кулланырга ирек бирмәм", - дип белдергән иде. Хәбәрчебез ачыклаганча, бу сүзләр Филүс Каһировка карата әйтелмәгән. Җырчы безгә бу хакта үзе белдерде. Мөрәҗәгатьнең кемгә юллануын белергә теләп, без Гүзәлиянең үзе белән дә элемтәгә керергә булдык. 

Көй авторы безгә ни өчен мондый пост куйганын аңлатты. "Бөтен җирдә бу җырны Артур Хәсәновныкы дип язалар. Бары аның уңышы дип кабул итәләр. Ә без, көй авторы һәм төп башкаручыга, ачулы комментарийлар калдыралар, хөрмәтсезлек күрсәтәләр. Боларның барысын да бик авыр кабул итәм. Бу җыр бит минем сагышым, авыртынуларым белән сугарылган", - дип җавап бирде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз