Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразованың башына сумка төшкән

Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә үзе белән булган бер вакыйга хакында сөйләде. Ул автобуста килеп чыккан.

– Шушы автобус инде. (Фотода). 

Карыйм, Илдар каршыдагы пыяладан гел миңа карап бара. Мин үзем музыкант Миңнегали белән сөйләшәм, үзем Илдарга карыйм. Шул вакытта минем башка өске киштәдән сумка килеп төште. Мин шунда сикереп тордым да... Миңнегалигә: «Ну разве так можно?!», –  дидем. Миңнегали башта сүзсез калды, аннары: «Бәрәкәт, бу бит минем сумка түгел», – ди. Илдар торды да, «Гафу итегез, бу минем сумка бит», –  ди. 

Алдагы рәт өстендә шоферның әйберләре булганга арткы киштәгә куйган булган. Минем бердән ачу да килә, икенчедән аны нык итеп ачуланасым да килми. Баш бик нык авырткан кебек, "Сез миңа сотрясение ясадыгыз", дидем. Хотя Илдар «сотрясенияне» миңа Камал театрында Салават Зәкиевичның концертында ук ясаган иде. Ул сәхнәгә килеп чыккач, миндә «каз тәне» чыккан иде. Мин иң беренче рәттә утыра идем. Ул күзләрен бераз кысып, «Исләреңә төшәрмен бер!» дигән җырын җырлады. Әһә мин әйтәм.... Бу егет минеке булмаса, точно минем искә төшәчәк дип, аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым. 

Автобуска әйләнеп кайтыйк. Мин башымны тотып торган арада Илдар: «Әйдәгез, минем сумкада баш даруы да бар,  хәзер мин сезне дәвалыйм», –  дип үзе янына күчереп утыртты. Хәйләкәр инде үзе. Аннары миңа сөйли бит әле ул аны. «Мин сине ничек итеп үз яныма күчереп утыртырга белми уйланып килә идем, сумка молодец, ярдәм итте», –  ди. Шулай итеп Чаллыдан Ижауга барганчы без юл буе рәхәтләнеп сөйләштек. 

Мәгълүм булганча, Чаллы автобусыннан башланган дуслык мәхәббәткә әверелде. Бүгенге көндә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсендә 4 бала үсә. 

Фото шәхси архивтан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы