Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймовага: «Син татар кызы! Шәрә йөрисең!»

Җырчы яңа образларын күрсәтте.

Татар эстрадасы артисты Илмира Нәгыймова үзенең яңа образларын күрсәтте. Тик соклану белән беррәттән, тәнкыйть сүзләрен дә ишетте. 

"Бу күлмәгегезнең өстендә бернәрсә дә юк бит!", "Балам, син бит татар кызы. Онытмасаң иде шуны. Сине бит әби-бабайлар да тыңлый, әзрәк үзеңне кулга ал инде!", "Ахырзаман ахрысы бу! Миңа ничек ошый, шулай киенәм дип, чишенә бару белән бутыйлар ахрысы!", "Шәрә бит син!" дип яздылар. 

"Кәрван бара, этләр өрә", "Матуркай, чибәркәй", "Как всегда вау!", "Ник кеше тикшереп утырасыз, үзегез нәрсә киясез соң сез?" дип яклап чыгучылар да булды. 

Илмира Нәгыймова инглиз язучысы, философ Оскар Уайльд сүзләре белән  генә җавап бирде: "Сезгә шулкадәр күп яла ягу сүзләрен ишеттем, шигем юк: сез искиткеч кеше!" (үзе турында) 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев