Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймованың тормышында күңелсез хәл

Аларның әйберләрен урлаганнар

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймованың Мәскәүдәге концерты алдыннан күңелсез хәл булган. Ильмираның гримеркасына кереп, кыйммәтле әйберләрне урлап чыкканнар.  Ул бу хакта үзе хәбәр итте. «Безне Измайлово концертлар залында таладылар. Биючеләрнең кесәләренә, сумкаларына кереп, әйберләрен урлаганнар. Ике телефон белән өч AirPods юкка чыкты. Бөтен җирдә камералар тора, әмма нәкъ менә бүген аларның эшләмәвен әйттеләр. Нишләргә? Полиция чакырттык. Ярты сәгатьтән концертым башлана. Бу концертлар залына паспортларны тикшереп кенә кертәләр. Шуны ачыкладык: паспорт белән бирегә Марина Карпова дигән кеше кергән. Камералар эшләми, «кара» көн бүген. 
Гримеркаларны беркайчан да бикләп йөрми идек, чөнки биредә катгый таләпләр. 15 ел сәхнәдә эшләү дәверендә беркайчан да гримерканы бикләгәнем булмады. Киләсең, аренда өчен акча түлисең. Үз гомеремдә беренче тапкыр мондый хәл. Кереп чистартып чыгып киттеләр», –  ди Ильмира. 

Шуннан соң Ильмира полиция хезмәткәрләренең килеп, бармак эзләрен төшерүен хәбәр итте. Биючеләрнең шәхси әйберләре табылу-табылмавы әлегә билгеле түгел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес