Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Илнур Гомәров: «Тамашачы сизми дә калды. Ә үзем...»

Чаллыда мәҗлесләр алып баручы иң популяр тамада, җырчы, ТРның атказанган артисты Илнур Гомәровның соло концерты гөрләде.

«Концерт кую белән бәйрәм алып бару бер түгел. Зәр сәхнәгә мәҗлесләрдә башкара торган җырлар белән генә чыгып булмый. Шуңа күрә концертымдагы җырларның күпчелеге сирәк башкарыла торган җырлар. Җырлый гына башлаган идем, берсенең сүзләрен оныттым. Секунд эчендә ике юл уйлап табарга туры килде. Тамашачы сизми дә калды. Ә үзем, карале, ничек матур килеп чыкты дип куйдым», – дип сөйләде концерттан соң Илнур Гомәров. 

Чаллыда мәҗлесләр алып баручы иң популяр тамада, җырчы, ТРның атказанган артисты Илнур Гомәровның соло концерты гөрләде. «Энергетик» мәдәният сараенда зал тулы тамашачы. Күренеп тора, бар да Илнурны үз итеп килгән. Олы-олы апалар да, яшь кызлар да, ир-атлар да яраткан җырчысына алкышларын жәлләми. Шунысын әйтергә кирәк, Илнурны белгән, аның белән хезмәттәшлек иткән һәркем аны акыллы, әйткән сүзендә тора торган, төпле фикерле кеше буларак бәяли. Ул үзе дә һәркемне ихтирам итә: «Сәхнә – изге урын! Теләсә нәрсә киеп, билдән түбән сүзләр сөйләргә ярамый», – ди җырчы. 

Әле Илнур үзенә бик тәнкыйть белән дә карый. «Бер концерттан да йөз процент канәгать калганым юк. Гел эзләнәм. Камиллекнең чиге юк», – ди ул. – Иң җитди критикларым – әнием белән әтием. Булган кимчелекләрне ничек бар шулай әйтә алар. Чөнки концертларда артык хискә бирелеп утырмыйлар алар, чыгышларны башыннан алып ахырына кадәр иләк аша үткәрәләр».

Илнур Гомәров беренче соло концертын 2008 елда куя. 2011 елдан бирле Чаллыда концертлары өзелми. Хәер, Чаллыда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә, Казанның филармония сәхнәсендә дә чыгыш ясый. Тагын бер кызыклы факт: «Татар җыры – 2008» фестивалендә легендар җырчы Хәния Фәрхи белән «Онытылыр димә» җырын башкара яп-яшь Илнур. 

«Иң беренче концертымны танылган шәхес, ТРның халык артисты, депутат Виталий Агапов ярдәме белән үткәрдем. Репертуарымда да ул язган җырлар шактый. Виталий Васильевичка рәхмәтем чиксез», – ди Илнур. 

Чыннан да, Илнур Гомәровның озак еллар хезмәттәшлек иткән дуслары шактый. ТРның халык артисты Резидә Шәрәфиева быел да дустының концертында чыгыш ясар өчен махсус килде. «Үзең әйбәт» җырына дуэт та башкардылар. Резидә ханымның юбилеена багышланган концерт турларын Илнур үзе алып барган иде. 

Тукай районыннан, «КамАЗ», «Чаллы икмәге», «Чаллы-Бройлер»дан шактый тамашачы килгән иде. Аларга Илнур аерым рәхмәтләрен җиткерде. 
Сәхнәдә тере музыка яңгыравы концертка тагын да дәрәҗә өстәде. Гитарада Айгиз Әхмәтов, скрипкада Гүзәл Хәкимуллина, Анна Катаева, баянда Виктор Агапов – Виталий Агаповның олы улы. «Әтисе белән концерт куеп йөргәндә бу егет кечкенә иде әле. Хәзер менә Агапов икенче белән дә эшләргә насыйп булды», – дип яшь баянчыны тамашачыга тәкъдим итте Илнур. Шулай ук концертта данлыклы «Болгар» бию театры тулы состав белән чыгыш ясады. 

Илнурның репертуарында, әйтеп үткәнчә, Виталий Агапов, Гөлназ Закирова иҗат иткән җырлар бар. Күпчелек җырлар, шулай да, Илнурның үзенеке. «Юлда барганда ике машинаның берсендә минем җыр яңгыраса, иҗатның иң югары ноктасы шул дип саныйм», – ди автор-башкаручы. 
Ә тормышта ул үзеннән соң дөньяга алмашчылар калдырырга – балалар, соңрак өй тулы оныклар сөяргә омтылучы әти, яраткан ир. Концертта сөйләп үткән бердәнбер шигыре дә хатыны Олесяга багышланган иде. Ахырда ике улы сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре алып менде. «Минем улларым! Алар өчен тырышабыз», – диде Илнур, горурланып. 

«Кайту». Концертның исеме бер дә юкка болай сайланмаган. «Залда хәрби операциягә китүчеләрнең әти-әниләре, хатыннары утыра. Газиз кешеләре исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Бу бер сүзгә хәзерге көннең бар мәгънәсе сыйган!» – диде җырчы.
фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз