Илсөя Бәдретдинова чәчәксез калды
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова чәчәксез калды

Тамашачысы букетын бүләк итмичә качты.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова аккаунтында кызыклы видео урнаштырды. Анда 4 яшьләр тирәсе малай җырчы янына сәхнәгә букет тотып менә. Үзе Илсөя Бәдретдиновага карамый. Җырчы иелеп: “Исәнмесез. Гафу итегез, сез минем янгамы?” – дип сорый. 
Бала борыла да китеп бара. Залда утыручылар шаркалдап көләләр. Әлеге видео подписчикларны да битараф калдырмады. Аның астында “Ерактан яшьрәк күренгәнсездер. Якынрак килеп карагач, кире уйлаган”, “Серьезный мужчина растёт”, "Шулай була ул, бик кыланып, күп сөйләп торсаң! Чын егетләрдән колак кагасың", "Инде тоттым гына диясең шуларны - качалар" дип язганнар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җырчы татар эстрадасы

Нет комментариев