Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова легендар җырчыга фураж бүләк иткән

«Ул мине үлемнән алып калды», - ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова легендар Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертына барган. Билгеле инде буш кул белән түгел.
Ул сәхнәгә чәчәк тотып чыкса да, бүләк моның белән генә бетмәгән. 

«Мине үлемнән алып калган кеше», – Салават турында Илсөя Бәдретдинова. –  Салават Зәкиевич, рәхмәт булганыгыз өчен! Безне куандырып, безгә үрнәк булып торганыгыз өчен рәхмәт. Салават Зәкиевич – минем укытучым. Алай гына да түгел. Моннан күп еллар элек Салават Зәкиевич мине үлемнән алып калган кеше. Мин соңгы сулышыма кадәр рәхмәтле булачакмын. Ул вакытта акча ягы бик авыр иде, хәзер әкрен генә тернәкләнеп киләм бугай инде. Чәчкә-чәчкә белән, мин сезгә бер тонна фураж алып килдем. Кирәге чыгар дидем», – ди ул сәхнәгә чыккач. 

 «Искиткеч җылы концерт», – дип язган ул сторисларында.   «Илсөя, бик зур рәхмәт. Илсөя беркемне кабатламый. Аның үз линиясе, үз стиле, үз репертуары, үз манерасы. Ул беркемне кабатламый. Аны кабатлыйлар. Едриткудрит!», – дип озатып калды аны Салават. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илсөя Бәдретдинова Салават Фәтхетдинов