Илсөя Бәдретдинова капчык киеп йөгергән һәм кызыклы хәлгә юлыккан - ВИДЕО
Ялларда Сабантуйлар гөрләде. Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова исә үзенең төркеме белән Әтнә районы Күәм авылында уздырылган Сабантуйда катнашкан. Җырчы җырлап кына калмаган, ә уеннарда да актив булган.
«Карагыз әле сез… капчык киеп йөгердек кичә Куәмдә группа белән. Җанкаларым, мин туктасам алар да туктый. Ахыры бик күңелле булды кәнишне. Не важно, но җиңдем!» — дип шаярта Илсөя Бәдретдинова.
Капчык киеп йөгерә җырчы. Әмма хәле бетә, туктап кала. Ә төркемдәге егет аны күтәреп йөгерә. Шулай итеп, беренчелеккә чыга Илсөя ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев