Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Казан егетләре» солисты Айдар Әгъләмов: «Китәргәме, калыргамы дигән уйлар була»

Төркемдә иң озак җырлаучы солист эч серләре белән бүлеште.

Айдар Әгъләмов "Казан егетләре"нә 2009 елда килә. Быел төркемдә җырлавына 15 ел. 2022 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Монда яздык. 

Шунысын әйтергә кирәк, төркемдә состав алышынды. Узган ел дүрт егеттән өчәү калдылар. 

"Чын-чынлап иҗат, сәнгать кешеләре, гадәттә үз эшләренә гомерләрен багышлыйлар. Һөнәрләренә тугры калалар. Минем дә җыр сәнгатенә тугры булачагым кечкенәдән үк билгеле иде. Мәктәп елларыннан ук җырладым, спорт белән мавыктым", - ди җырчы. - Музыка мәктәбенең баян классын тәмамлагач, компьютерда көйләр тудыру белән шөгыльләнә башладым. Сәхнәдә җырлаячагымны аңлап, эстрада артистына укырга кердем".

Килеп-китүчеләр турында сорагач, үзем өчен генә әйтә алам, дип дәвам итте Айдар Әгъләмов.

"Хәзерге заманда күпләр үз призваниеләрен эзлиләр, эштән эшкә күчәләр. Килешәм, һөнәрне алыштыру күп кенә мөмкинлекләр дә ача. Минем дә китәргәме, калыргамы дигән чаклар булгалады. Нәкъ шул чакта үз урынымда калып, үсешкә, үзгәрешләргә ирештем. Кайберәүләр андый чакта китеп баралар һәм критик моментларга юлыгалар. Бөтен кеше дә аны җиңеп чыга алмый кала. Гомер-гомергә кешелек нинди дә булса авыр вакытлар кичерә, сугышлар дисеңме, табигый катастрофалар. Андый чакларда да геройлар пәйдә була. Кемдер үз эшендә ныгый, кемдер җиңелрәк өлкәгә күчеп уңышка ирешә. Әйе, хәзер тиз заманда яшибез. Яхшы тормыш, тиз акчалар тәлап итә тормыш. Килешәм. Шулай да уңышка ирешү вакыт тәлап итә. Үз бизнесын булдыручылар моны аеруча да яхшы аңлый. Стабильлек тели һәркем, чөнки киләсе көн өчен куркып яшисе килми. Минем фикеремчә, һәркем үз юлын үзе сайлый. Үз урынында бәхетле буламы яки тормышын багышларлык эш эзлиме, бар да кешенең үз кулында".
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев