Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосы алып баручысы Алинә Вәлиева җәй көне кая сәяхәт иткән?

Бу турыда үзеннән сораштык.

«Күңел» радиосы алып баручы Алинә Вәлиева: «Җәй күңелле генә узды, Аллаһка мең шөкер! Шәһәр Сабан туенда эшләдек, Актаныш якларында узган бәйрәмнәрдә ял иттек. Яраткан артистым Габделфәт Сафин белән истәлеккә фотога да төштем әле. Ниһаять, яңа фатирыбызга күчендек, бездә күңелле мәшәкатьләр чоры. Радиодан һәм телевидениедән тыш туйларда да эшлим, яшь парларның никахларын рәсмиләштерәм.  Быел, узган ел белән чагыштырганда туйлар күп – шунысы сөендерә.
Әле күптән түгел генә тормыш иптәшем һәм гаилә дусларыбыз белән Дагыстан Республикасына сәяхәткә барып кайттык. Бик ошады. «Барырга буламы?», - дип сорасагыз, һичшиксез, «Кирәк!», дип җавап бирермен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио күңелләр ял итү