Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосы алып баручысы Әдилә Идрисова учакта пешкән кабыклы бәрәңгедән дә тәмле нәрсә юк, ди

Әдилә турында җәй айлары, яллары ничек үтүе турында белештек.

«Күңел» радиосы алып баручысы Әдилә Идрисова: «Август – якшәмбе көне кебек. Узганын сизми дә каласың. Әлеге җәйнең мизгелләрен искә төшереп, нәтиҗә ясарга миңа да вакыт җитте бит! Июнь аен, Ижау шәһәрендә сессиямне ябып, Кырым якларында ял итүдән башладым.
Авылга да кайткаладым, Аллаһка шөкер! Учакта пешкән кабыклы бәрәңгедән дә тәмле нәрсә юк икәнен аңладым.
Аннары эш тә эш инде. Хәтта җиләк җыярга да барып булмады. Моңа сөенеп тә куйдым әле: җиләк җыярга гел дә яратмыйм.
Алга таба әле гитара, самовар, палаткалар белән Башкортстан якларына юл тотарга дип торабыз, уңышлар тели аласыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио күңелләр ял итү