Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосы алып баручысы Лилия Гатина телевидениедә үз проектын булдырган

Алып баручы Лилия Гатинаның җәе төрле чараларга, күрешүләргә, якты мизгелләргә бай булган.

Алып баручы Лилия Гатина:

«Бу җәй төрле чараларга, күрешүләргә, якты мизгелләргә бай булды. Кояшлы, җылы чор якыннарымның һәм дә үземнең туган көннәрдән башланды. Бүләкләре... һаман да сөендереп тора. Эш бик тыгыз булганга, бу елны чит илгә ял итәргә чыгып булмады. Ләкин без Башкортстан якларының матурлыгын күреп, сокланып, Казандагы Зәңгәр күлгә барып, су салкынлыгына шаккатып кайттык. «Яңалыклар» чыгарылышында һәм «Күңел» радиосында эшләүдән тыш бу ел туйлар, никахлар алып баруга да бай булды. Казанга яраткан җырчым – Салават Фатхетдинов концертына да барып кайту бәхете елмайды. Бу җәйдә телевидениедә үз проектымны да булдырырга өлгердем. Хәзер без якын кешеләребезнең туй көненә әзерләнеп йөрибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев