Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи сеңлесенең кызын суганлы сөт эчертеп терелткән булган

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи турында истәлекләр барлауны дәвам итәбез. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Хәния апаның яраткан сеңелләренең берсе Фирүзәнең кызы Галия Ибәтуллина. Ул апасы белән булган кызыклы хәлне сөйләде.

- 1-2нче сыйныфларда укыганда Тәтешлегә Хәния апа кайта дигәч, әнием мине картыйларга төшереп куйды. Фәния әбием белән коймаклар пешереп, табын әзерләп Хәния апаны каршы алдык. Чәйләр эчкәч йокларга яттык. Икебез ике бүлмәдә. Мин төнлә каты итеп йөткерә башладым. Төнге 3тә Хәния апа мине чәй бүлмәсенә алып чыкты. Зур суганны ваклап турады, аннары сөткә салып, табада җылытты. Шуны миңа эчәргә кушты, ә мин суганны яратмыйм. Әни хәзер дә миңа бөтен ризыкны сугансыз әзерли. Эчмим дип карышсам да, Хәния апа мине җиңде. Суганлы сөтне эчертте. Бер минуттан соң ютәлем бетте. Хәния апамның тавышы гына түгел, куллары да шифалы иде бит. Урыны җәннәттә булсын, - дип искә ала Галия Ибәтуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы