Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Хәниякәемне читтән булса да саклыйсым килә иде" (Хәния Фәрхи истәлегенә)

Хәния Фәрхинең быелгы туган көне уңаеннан, якын дусты, халкыбызның талантлы һәм шәфкатьле кызы Гөлнур Айзат хатирәләре белән таныштырабыз.

Хәниякәем туган якларын шагыйрәнә бер ярату белән сөя иде дисәм һич ялгыш булмас. Анда кайткан чакларындагы хисләре күп вакыт минем сүзләргә язылган җырларга бәяләр белән үрелеп, миңа килеп җитә иде...

«Гөлнур! Туган якларымда исем-акылым китеп, хозурланып йөрим... Монда күлләр күп, аккошлар кайтты, тезелеп-тезелеп кыр казлары, үрдәкләр кайта, күлләрдә пар-пар булып йөзәләр. Бигрәк матур бит безнең яклар, дустым! Умырзаялар озатып кала, ул Урал таулары, таулар буйлап аккан елгалар, матурлыкка түзмичә, туктап рәхәтләнеп елап алам... Авылдан чыгып киткән чакларым гел күз алдымда тора... Кайчак шул пар аккошларга әвереләсе килә...

Концертлар, Аллаһка шөкер, уңышлы бара... Соңгы шигыреңдә гел минем хисләр... 30 майда, туган көнемдә, филармониядә концертым.  Азат Касыймович белән килсәгез, бик шат булыр идем, чакырып калам... Килсәгез шалтырат, җегетләргә әйтермен, каршы алырлар...»

Ирем белән Хәния концертына барырга планнар корып йөрсәк тә, аның кичектергесез эшләре, бер көтү кунаклары килеп төште дә, бара алмый калдык. Мин ул көнне җанымны кая куярга белмәдем, Хәниянең бик тә, бик тә безне сәхнәдә күрәсе килгән иде. Ни эшләп була?! Инде хәзер никадәр генә бу турыда хыяллансам да бушка: ирем дә башка халәттә, Хәния дә юк.
Гастрольләр барышында, берничә җөмлә белән булса да, хатлар салгалый иде ул. «Без исән-сау, Гөлнур! Сибайда бүген, дустым. Бик матур итеп театрдагы дусларым каршы алды. Гастрольләр уңышлы бара, Аллаһка шөкер! Шатлыкларымны синең белән дә бүлешәсем килде». «Дәү әниләр турында матур гына җыр язгансыз икән бит! Мин дә үземне шәп дәү әнигә саныйм, бик яратам оныкларымны. Тыңлап барам... Яза беләсең инде. Иң моңлы, иң матур дәү әни син, дигәнсең... Бик күңелем булды әле сүзләреңә. Чыннан да, шулаймы икән?!» «Тәнәфестә җырыгызны тыңладым... Оныкларымны бик сагынган чакларым, күзләремә яшьләр килде… Сәхнәгә елак Хәния чыгарга тиеш түгел инде, сөрттем... Макияжны бозып булса да...»

«Алсуым сессиягә кайтты. Дөньям түгәрәк әле... Күңелем тыныч... Туйганчы җырлап яшисе иде...»
Хәнияне гел ерактан булса да саклыйсы килү теләге көчле иде миндә. Хатларымда шул хакта язып куярга тырыша идем: «Үзеңне, зинһар, сакла... Гел үкчәледән йөрмә болай, безнең яшь тә, аяклар бик саклык сорый, тиз арый, авыртучан була ул, Хәниякәем! Синең моңнарың безгә кирәк, бик кирәк әле! Берүк каударланма, ашыкма сәхнәләргә кергәндә, чыкканда... Андый вакытта дулкынландыра ул, ә ашыгулар һәлакәткә илтә. Якын күреп әйтәм, гаепләмә өйрәтә диеп, бик хөрмәт итәм мин сине, шуңа борчылып кына язуым, ә синең концертларның әйбәт булырына ышанам мин. Син бит ул!!!»

Бу хатыма Хәния дә кыска гына хат юллады: «Эләктерә беләсең! Барысы да дөрес, Дустым! Аяклар авырта. Кайчак сәхнәгә тешне кысып чыккан вакытлар була. Сер бирәсе килми инде. Рәхмәт якын күреп язуыңа! Истә тотармын...»
Хәния дерелдек бик ярата иде. Бервакыт мин 15 тәлинкәгә салып катырырга куйган дерелдекләремнең фотосын аңа да җибәргән идем. Шул чакта аның кызык итеп язган хаты саклана: «Нуу авыз сулары акты, Гөлнур! Алсу белән безнең иң яраткан ризык. Тәмле булсын! Ашап бетермәсәгез, кунакка кайтам... Берәр тәлинкәсен калдыр.

Яңа җырыгызны тыңладым. Мин әле кафеда чыгыш ясыйм... Юбилейда... Бик матур җыр». Хәния «Әни чәе» дигән җырыбыз хакында икенче көнне кабат смс салды. «Исем китә бу Фәрид Фәизовичка! (Фәрид Мифтахов – автор башкаручы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе. – З.Г.) Җитмәгән җире юк, эшләмәгән эше юк! Нинди җыр язган, ә! Тавышы да килешеп тора үзенә! Яратырлар бу җырыгызны, Гөлнур! Әниләрне кем яратмый да кем сагынмый?!..» «Чәегез күңелемне кузгатты...Тагын туган якларга кайтасым килә башлады... Әни чәен эчәргә... Ну, Фәизич! Үзебез Казанда булсак та, күңел әллә кайчан әни янында инде, дустым! Иртәгә әни янына, Аллаһы боерса! Газ керсә дә, авыл пичен калдырдык. Әни үзе ипи пешерә иде, хәзер бер ел авыррак, шулай да без кайтуга шәңгә пешереп куя. Габделхәй бик ярата пичтә пешкән шәңгәне, кайткач коймак пешерәм Аллаһы боерса!!! «Әни чәе»н җырлап... Истә кала... Рәхмәт...»

Гөлнур Айзат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев