Лев Лещенко концертлар куймый
Шоу-бизнес

Лев Лещенко концертлар куймый

Җырчы сәбәбен әйтте.

Күренекле җырчы Лев Лещенко концертлар куймавын хәбәр итте. Mash каналы мәгълүматларына караганда, ул корпоративлардагы чыгышларын да киметкән. Аена ике урында гына җырлый. Сәбәбе: 83 яшьлек артистка ( аркасы авырту һәм тын алу кыен булганга) җырлау авыр.

Лев Валерианович утырып кына фонограммага 40 минут җырлый. Бу якынча 10 җыр. 

Легендар баритонның райдеры тыйнак: су, чәй-кофе, бутербродлар. 2,5 млн сум гонорар. Якыннары әйтүенчә, ул хәзер сәхнәгә акча өчен түгел, җырламыйча яши алмаганга гына чыга. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Лев Лещенко

Нет комментариев