Йолдызлар Яңа ел ялларын ничек уздырган? Җырчы Линара Батталовадан шул турыда сораштык.
– Яңа елны гаилә дусларыбыз белән Казанда каршы алдык. Шундый рәхәт, җылы атмосфера булды. Маратның (җырчы Марат Галимов - иск.) иң яраткан ризыгы – груша белән тутырылган каз. Шуны әзерләдем. 6 январьда җыендык та, гаиләбез белән Мисырга очтык. Әле һаман монда, яллар дәвам итә, - дип сөйләде безгә җырчы.
Нет комментариев