Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Моңны гарипләндерәләр

Балалар өчен язылган татарча җырлар бик күп. Алар бик тә әйбәтләр, тик аларны балаларга гына сирәк җырлаталар. Тизрәк үсеп җитәселәре килептер инде, малайлар-кызлар олылар җырын, мәхәббәт җырларын күбрәк җырлыйлар. Шуларны җырлап үскән кызларның кайберләре 13 яшьтән бала табалар да инде.

Аннан соң клип дигән нәрсә уйлап чыгардылар. Анда сикереп-сикереп такмак җырлыйлар. Ни турында җырлаганнарын да аңлап булмый, сикерәләр генә. Алар болай итеп халык моңын гарипләндерәләр генә. Шунда без яраткан бик моңлы җырчылар да катнаша. Ниләр генә кыланмыйлар алар, кыз белән егет юрган астында кочаклашып та яталар...
Минемчә, җырчы кыр казлары турында җырлый икән, ул алар моңын ачып бирергә, диңгез турында җырлаганда диңгез дулкынында тибрәлергә тиеш. Шул чагында гына моңыбыз саф килеш сакланачак безнең.

Әзһәр ЗӘЙНИ.
Фото: isingschool.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар