Рифат Зарипов концертына яраланган хәрби килгән
Шоу-бизнес

Рифат Зарипов концертына яраланган хәрби килгән

Алар Салават Фәтхетдинов төркемендә бергә эшләгән булганнар.

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә концертлар куеп йөри.

Оренбургта узган концертына кадерле кунак – махсус операциядән яраланып кайткан дусты Фикрәт килгән. Рифат аны: «Оренбург егете, якташым, Салават абый Фәтхетдинов төркемендә бергә эшләгән идек», – дип таныштыра. Халык батыр егетне аягүрә басып алкышлый. 

«Бик зур рәхмәт барыгызга да! Утырыгыз инде, – ди ул тыйнак кына. – Хөрмәтле тамашачылар, бу чәчәксез менде дип уйламагыз инде. Рифатның «Тип, йөрәгем» дигән җырының авторы мин идем. Әле һаман акчасын түләгәне юк. Шуңа күрә мин концертларга чәчәксез киләм, брат», – дип көлдерә ул залны.

Фото социаль челтәрдән
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Салават Фәтхетдинов МАХСУС хәрби операция Рифат Зарипов яралы солдат

Нет комментариев