Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтовтан – яңа җыр

Аның көен Ринас үзе иҗат иткән. Шигырен исә Урәзмәт авылында гомер итүче Венера Нургалиева язган.

Шәһәрдәшебез, татар эстрадасының танылган җырчысы Ринас Әхмәтовның яңа җыр өстендә эшләвен хәбәр иткән идек инде. Әлеге иҗат җимеше Мөслим районы Елгабаш авылына багышланган булачак.  Аның көен Ринас үзе иҗат иткән. Шигырен исә шул ук районның Урәзмәт авылында гомер итүче Венера Нургалиева язган.  Бүген “Алтын барс” премиясе лауреаты безгә әлеге җырның текстын җибәрде. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

1) Елгабашым зур да түгел,
Минем өчен гөлбакчам.
Сайрар сандугачлар булам
Туган йортыма кайтсам.

Кушымта:
Елгабашым, синдә генә
Табам күңел җылысын.
Якты хисләргә бирелеп,
Онытыплар барысын.

2) Рәхәт: “Саумы әнкәй”, - диеп,
Их кайтып керүләре...
Безнең өчен җан көяләр,
Исән булсын үзләре!

3) Авылымның гүзәл халкы -
Бар да миңа туганнар.
Күреп сокланып туймаслар
Елгабашта булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы