Ришат Фазлыйәхмәтов яңалыгын җиткерде
Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов яңалыгын җиткерде

Җырчы Салават алдында имтихан тотачак.

31 декабрьдә популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты. 
- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов шәкертләреннән сынау алуын дәвам итә. Февральдә легендар җырчы алдында мин имтихан тотам. Пирамида сәхнәсендә остазым белән чыгыш ясыйм. Концертта юмор, биюләр булачак. Шулай ук остазым белән үземнең иң матур җырларыбыз яңгыраячак, - диде Ришат социаль челтәрдәге битендә. 

Бу яңалык турында җырчының хатыны Эльмира: "Ришат Салават Фәтхетдинов белән бер сәхнәдә җырларга күптәннән хыялланды. 2024 елга кергәндә аның хыялы тормышка ашты", - диде ул. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Салават Фәтхетдинов Ришат Фазлиахметов

Нет комментариев