Руслан Кираметдинов һәм «Мәтрүшкәләр»
Җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин аңлатма бирде.
Популяр җырчы Руслан Кираметдинов күңелсез хәлгә юлыккан. Мәтрүшкә сатарга чыккач, сатучылар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга һәм бер хатын аны кыйный. Шөкер, хатын-кыз аңа зыян салмый.
Чынлыкта бу җырчының «Мәтрүшкәләр» дигән яңа җырына снипт (социаль челтәрләр өчен кыска видео) икән. Җырчы аны иҗатташ дуслары белән Башкортостанда төшергән. Русланны кыйнаучы исә блогер «Башкорт хуҗабикәсе» – Миләүшә булып чыкты.
- «Мәтрүшкәләр» җырының сүзләрен дә, көен дә Актаныш районы Байсар авылында яшәүче Зөлфирә Сәфәргалиева язды. Музыкант Батыр Сабиров эшкәртте. Марсель Мәхмүтов, Әбри Хәбриевлар белән берлектә Балык бистәсе районының машина йөри алмый торган, әмма матур табигатьле, мәтрүшкәләр тиз өлгерә торган бер авылында 5 минутлык клип төшердек», – ди җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин.
Җырның авторы Зөлфирә Сәфәргалиева белән дә элемтәгә кереп, бу җырын ни өчен Руслан Кираметдиновка бирүе белән кызыксындым.
«Мин 100ләп җырчы белән хезмәттәшлек итәм. Җырны язам да берничә җырчыга җибәрәм. Җыр кемнең күңеленә кереп, кем беренче ала, җыр шуныкы була. «Мәтрүшкәләр» җырын Руслан Кираметдинов ошатты һәм үзенә алды. Ул аны салмак кына, күңелләргә керерлек итеп башкара. Җырны тыңлагач һәркем мәтрүшкәле туган ягына кайтадыр», – диде ул.
Автор җырның бәясен әйтмәде. «Мин җырларны акча өчен түгел, күңел өчен язам», – дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев