Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновка янаганнар

Җырчы тормышында булган хәл турына сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов Казанда 35 яшьлек туган көне уңаеннан концерт куйды. Анда бик күп популяр җырчылар катнашты. 

Кунаклар арасында Рифатның остазы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар иде. Ул юбилярны «иң талантлы укучыларымның берсе» дип бәяләде. 

– Мин беренче концертны куйганда, син тугансың икән. Безнең 35нче сезон, сиңа 35 яшь. Болай 35 яшь өчен әйбәт сакланган инде. Бүләк алып килмәдем. Хәзер безнең белән сиңа «не по пути». Мин сине котлыйм. Бер генә нәрсә борчый: мин бүген үзем теләгән җырларны җырламыйм, Рифат сорап җырлата. Беренче җыр «Узма яшь гомер», икенчесе сез дә туеп беткән, мин дә җырлап арган «Салкын чәй» җыры. Миңа хәтта бер кеше «сәхнәдән тагын бер җырласаң бу җырны, башыңа берәр нәрсә белән бәрәм», диде, – дип шаяртты Салават Фәтхетдинов. – Рифатны хәзрәт вазифасында кунакка чакырырга насыйп булсын.» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Шоубизнес Рифат Зарипов остаз һәм шәкерт туган көн