Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновның малае өйләнде

Яшьләрне бәйрәмнәре белән кемнәр котлаган?

Кичә Казан рестораннрының берсендә Салават Фәтхетдиновның малае, Россиянең спорт мастеры Рөстәм белән Рузиянең туе булды. Рөстәм сөйгәненә Чаллыдагы автоузышлар вакытында тәкъдим ясаган иде. 
Яшьләрне бәйрәмнәре белән котларга татар эстрадасы җырчылары Филүс Каһиров, Азат Фазлиев, Марат Яруллин, Рифат Зарипов һәм башкалар килгән. Легендар Фирзәр Мортазин да чыгыш ясаган. Яшьләр беренче биюләрен әтиләре Салават башкаруындагы җырга кушылып биегәннәр. Туйны исә «БалМай» төркеме егетләре алып барган. Яшьләргә бер теләк: бәхетле булып, Фәтхетдиновлар нәселен лаеклы дәвам итсеннәр. 
Фото социаль челтәрләрдән алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Салават Фәтхетдинов