Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновның музыканты шаккатмалы өй төзегән

Йөри торган?

Озак еллар Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән күренекле музыкант, композитор, оранжировка остасы Илдус Низамов бүгенге көндә гаиләсе белән Әҗмәкәй авылында үз өендә яши. Ул иҗат белән шөгыльләнеп кенә калмый. Әллә ниләр ясый да икән әле.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев бер көнне аның тәгәрмәчле өй ясавын хәбәр итте. «Илдус Низамов трейлер ясаган. Эчендәге бөтен әйберсен үз куллары белән эшләгән. Анда тормыш алып барыр өчен барлык шартлар бар», – дип күренекле музыкантны мактады.

Чыннан да гаҗәеп өй килеп чыккан. Илдус Низамов күпкырлы талант икән. Афәрин! Шаккатмалы өй сезгә ошадымы?  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Салават Фәтхетдинов