Салават Фәтхетдиновның нәселе арткан
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновның нәселе арткан

Бергә-бергә карап үстерергә насыйп булсын кызыбызны, Аллаһы боерса.

Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов гаиләсендә шатлыклый вакыйга булды. Яраткан җырчыбызның бертуган абыйсының улы, Башкортстанда яшәп, иҗат итүче җырчы Айдар Фәтхетдиновның шушы көннәрдә кызы туды. Бу хакта ул үзенең Вконтактедагы битендә хәбәр итте.

«Бүген минем иң бәхетле, иң куанычлы көннәремнең берсе, дуслар! Шушы дөньяга кызым аваз салды, Аллаһка шөкер. Мин бик бәхетле, Иншаллаһ. Сүз белән генә аңлатып бетереп булмый барын да. Бергә-бергә карап үстерергә насыйп булсын кызыбызны, Аллаһы боерса. Ярдәменнән ташламасын безне киләчәк көннәребездә», ди Айдар.

Фәтхетдиновлар гаиләсен котлыйбыз, кызлары сау-сәламәт, акыллы бала булып үссен!

Фото: вконтакте челтәреннән

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес Салават Фәтхетдинов

Нет комментариев