Милләтебез сагында торучылар бүләкләнде.
Чаллының мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, «Шатлык» яшьләр үзәгенең директоры булып эшләгән, шәһәрдәшебез Айна Еремина – Зеттерлунд Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегат булып кайткан иде. Анда милли мәдәниятебез, телебезне саклауга зур өлеш керткән кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айна Зеттерлундны «Татарстанның атказанган мәдәният һәм сәнгать хезмәткәре» исеме белән бүләкләде. «Минем хезмәтемне бәяләгән өчен республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт», – ди Айна Гиндулловна.
Нет комментариев