Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Суга батып үлгән Салават бәете

"Бертуган сеңелемнең улы Салават бер ел элек суга батып үлде. Сеңелем улына багышлап үзәк өзгеч бәет язган", – дип "Рәхмәт" кибете директоры, дустыбыз Алсу Рәхмәтуллина. Укып карагыз әле.

"Бертуган сеңелемнең улы Салават бер ел элек суга батып үлде. Сеңелем улына багышлап үзәк өзгеч бәет язган", – дип "Рәхмәт" кибете директоры, дустыбыз Алсу Рәхмәтуллина. Укып карагыз әле.

САЛАВАТ БӘЕТЕ

Дөньяга килсәм дә,

Салкын гыйнварь аенда,

Сезне ташлап киттем

Ямьле июнь аенда.

Ял  итәргә генә бардым

Матур җәйге көннәрдә.

Калды минем җаннарым

Тирән күлнең суларында.

Кемнәр уйлаган

Шулай булыр дип.

Кызыл диплом алам дип,

Сөенеп йөгереп йөргәндә.

Һәрвакыт булыша идең,  Максим

Суга батканда янымда булмадын син.

 Оникс, Крым, отрядым

Сезнен белән булдым соңгы сулышым.

Юлия апай һәм Шамил

Сезнең белән аерылмас дуслар идек.

Казаннан барганда-кайтканда

Сезнең белән бергә йөрдек.

Пианинога карап

Күңелең туладыр, әнием.

Киемнәремне сыйпап

Йөрәген елыйдыр әтием.

Апам  - Миләүшә

Дус булдык бит һәрвакыт.

Бер сосисканы да

Бүлеп ашый идек кайвакыт.

Алсу апа, көлешеп сөйләшеп торган идек

Киемемне алырга килгәндә.

Кем уйлаган бит киемне генә түгел

Гәүдәмне дә сезгә алып кайтырга.

Дусларым, классташларым,

Мин бит гел идем беренче. 

Арагыздан да мәңгегә киттем,

Булмыйм дип икенче.

Матур өй салырга,

Машина алырга ...

Хыялларымны тормышка ашырмадым.

Кадерле ир, яраткан әти

Ак сакаллы бабай була алмадым.

Сөйгән кызым, тумаган балам

Гаиләм дә калмады.

Туганнарым, якыннарым,

Мине онытмагыз!

Догалар кылганда

 Исегезгә төшерегез.

Матур яшәгез! Елап түгел,

Елмаеп, Салават дип, искә алыгыз.

Ул булыр сезгә савап.

Язмышлар шулай язылгандыр,

Язмышлардан узмыш юк.

Сезгә хәер фатиха белән,

Шат күңелле елмайган “позитивчик  Салават”.

 

 Минем исемнән әнием язды

21.06.2021. 2 сәгать 10 минут.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига