Шоу-бизнес

Табибларга Аллаһ ярдәм бирсен

Коронавирус йоктырып 2нче хастаханәдә ятып чыктым һәм табиб, шәфкать туташларына Аллаһ ярдәм, сабырлык бирсен дип чыктым.

Мин битлекне, күп дигәндә, ярты сәгать киеп йөри алам, шуннан эчне пошыра башлый, колакны авырттыра, борынны кычыттыра, сулыш җитми. Ә хастаханәләрдә баштан-аяк төренеп ничек түзеп эшлиләр икән? Тәнне дә, җанны да арыта, ялыктыра торган чир булды бу. Фәлән вакытта бетәчәк дисәләр, өмет җиңеллек бирер иде, әле кайчан бетәсе дә билгесез бит. Сакланып йөрегез.
Тәнзилә Әхиярова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хатларда тормыш

Нет комментариев