Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән алып баручы вафат

Сәхнәдәш дуслары йөрәге авырткан диләр.

Тагын кайгылы хәбәр килеп иреште. Хәмдүнә Тимергалиева кебек мәшһүр җырчыларның концертларын алып барган, 1990 елларда Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә, Салават Фәтхетдиновның җыр театрында да эшләгән, Вилдамир Баһау вафат булган. Ул үзе дә бик матур җырлый иде. Аңа 56 яшь иде.

Иҗатташ дуслары: «Йөрәк авыруыннан китте», - диделәр. 

Без Вилдамир Баһауның якын дусты, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән элемтәгә кердек. 

- Мин шок хәлендә. Миңа бик авыр. Әле мин Новосибирскида гастрольдә. Вилдамир белән якын дуслар идек. Ул озак еллар минем төркемдә эшләде, бик күп концертлар куйдык. Милләттәшләребез яшәгән төбәкләргә татар җырларын, татар сүзен тараттык. Татар моңына сусаган халык күңелен рухи яктан баеттык. Бергә Сабантуйлар үткәрдек.

Күптән түгел «Балкыш» санаториясенә мәдәни чаралар оештыручы булып эшкә урнашкан иде. Шунда концерт та куеп кайттым. Гел сөйләшеп, аралашып яшәдек. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә «Йөрәккә тагын операция ясатмыйча булмас», – дигән иде. Аяклары да авырта иде. Кем белә, бәлки операциядән тернәкләнә алмагандыр, бәлки тромб… артистлар төркемендә йөрәк авыруыннан үлгән дип яздылар. Ни дип әйтергә дә белмим, позитив, якты күңелле, гел елмаеп кына тора иде. Никахына бара алмаган идем. Кызлары тугач бик сөенде. Кызганыч, иртәгә ни буласын беребез дә белми. Урыны җәннәттә булсын, гаиләсенә, туганнарына авыр кайгыны җиңәргә Аллаһ ярдәм бирсен, - диде ул күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Вилдамир Баһауның өч яшьлек кызы Ясминә ятим калды. Дуслары әйтүенчә, Вилдамир хатыны Гөлназны һәм кызын бик яраткан.

Аның белән хушлашу бүген иртәнге 9да Казанның 7нче хастаханәсендә була. 

Мәрхүмне туган ягы Башкортостанның Краснокама районы Артаул авылында җирлиләр.

Фотолар Вилдамир Баһауның «Вконтакте» битеннән һәм Нурзадәдән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр Салават Фәтхетдинов Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова үлем-китем Вильдамир Бахау