Шəhри Чаллы

Танылган блогер Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира җырчы булып китмәкчеме?

Күптән түгел Башкортстан блогеры, Омск фаҗигасендә ике аягын да югалткан Рөстәм Нәбиевнең туган көне булып үтте.

- Рөстәмне ничек итеп шаккаттырырга да белмәдем. Шуңа аңа атап, махсус җыр яздырдым, - дип сөйләгән иде Индира Нәбиева. 

Кичә, 25 майда, Башкортстанның олы сәхнәләренең берсендә Индираның дебют чыгышы булган. Ул дистәләгән кеше алдында "Любить до неба" исемле җырын башкарган. 

- Мин горурланам синең белән, иң якын кешем минем. Шундый эмоцияләр өчен, искиткеч җыр өчен рәхмәт әйтәм. Әлеге җыр тиздән барлык музыкаль мәйданчыкларда да чыгачак, - дип яза Рөстәм Нәбиев. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: