Танылган скрипкачы Динә Закированың балачак хыялы тормышка ашкан
Шоу-бизнес

Танылган скрипкачы Динә Закированың балачак хыялы тормышка ашкан

Җырчы «Могҗизалар кыры» («Поле чудес») тапшыруында чыгыш ясаган.

Яңа ел ялларында «Беренче канал»дан баручы «Могҗизалар кыры» («Поле чудес») тапшыруында Татарстаннан килгән бер төркем делегация чыгыш ясаган. Танылган сккрипкачы Динә Закирова, җырчы Таңсылу Мостафина, баянчы Сәйдәш Фәхразиев алып баручы Леонид Якубовичны татар җырын башкарып таң калдырганнар. Моннан тыш Леонид Аркадьевичка түбәтәй дә бүләк иткәннәр.  

– Данлыклы «Поле чудес» тапшыруына барып чыгыш ясарга да насыйп булды. Тагын бер балачак хыялы тормышка ашты, Аллаһка шөкер, – дип яза Динә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу биз

Нет комментариев