Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарча җырлаучы Африка егете Оливерның улы туды

Аңа Габриэль дип исем кушарга җыеналар.

Татарча «Алмагачлары» җырын җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булды. Шатлыклы хәбәр белән ул үзе уртаклашты. Тормыш иптәше Камилә иренә малай бүләк иткән. Аңа Габриэль дип исем кушарга җыеналар. 

Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча «Эх, алмагачлары!» дигән  татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә дә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер 2019 елның июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде.   2020 елның 10 мартында бәхетле гаиләдә кыз туды. Аның исеме Шансельви. 

фото: baltaci.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес