Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тямайга ярдәм кирәк

Җырчы өен тычканнар баскан.

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев юл-транспорт һәлакәтендә әниләрен югалткан 3 баланың хәлен белеп кайтты. Ул Апас районында яшәүче Зәбиров Альмир гаиләсендәге сабыйларга бүләкләр, күчтәнәчләр бирде. Тамашачыларын йортны зурайтырга ярдәм итәргә чакырды.

Шушы көннәрдә Фирдүснең үзенә дә ярдәм кирәге билгеле булды. Аның өенә тычканнар ияләшкән. «Тычканнарга клей таблетка куябыз. Файдасы юк әле. Чабалар, малай. Төнлә йоклап булмый, концерт куялар. Тычканнардан ничек котыласыз? Бер киңәш бирегез әле», – дип видео төшергән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тямай