Вадим Захаровның тормышында сөенечле вакыйга
Ул кабат мактаулы исемгә лаек булды.
Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Мактаулы исем җырчының нәҗитәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен бирелә диелә документта.
Чыннан да, керәшен халкының мәдәниятен саклап калуда аның өлеше зур. Вадим Захаровны беләләр, яраталар. Аның кабатланмас үз моңы бар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның атказанган артисты исемен ул 2018 елда алган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев