Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова әти-әни булган?!
«Исем эзләү белән мәшгульбез. Котлаулар кабул итәбез!», - ди җырчы Винарис Илъегет.
Күптән түгел генә гаилә корырга килешкән җырчылар Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова социаль челтәрләрдә шатлыклы хәбәр җиткерделәр.
– Күптән көтелгән яңалык! Безнең дикобраз туды. Казанның зооботаника бакчасында туган дикобразның әти-әнисенә безнең хөрмәткә Винарис белән Лилия дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр иде. Без бик дулкынланабыз һәм яңа туган дикобраз баласына исем эзләү белән мәшгульбез. Котлаулар кабул итәбез! Әти-әни булдык!» – дип шаяра Винарис.
Фото/ Винарис Илъегеттән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев