Аңа кадәр җырчылар «мальчишник», «девичник» уздырырга планлаштыралар.
Бу хакта Винарис Илъегет үзе хәбәр итте. Туй аның Казандагы ресторанында 13 августта булачак. «Туйга 200ләп кунак чакырылды. Бу – иң якыннары гына әле, ягъни минем һәм Лилиянең туганнары. Туебызга Пермь, Арча, Кукмара, Чаллы, Самара якларыннан кунаклар киләчәк. Мин дә, Лилия дә ике тапкыр кием алыштырырга җыенабыз – берсе рәсми язылышу тантанасында, икенчесе туй мәҗлесендә киеләчәк. Безнең мәхәббәт еллар дәвамында сыналган. Бәхетле көнебезне зарыгып көтәбез», – диде ул.
Аңа кадәр Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова «мальчишник», «девичник» уздырырга планлаштыралар.
Нет комментариев