Бу хакта үзе хәбәр итте.
Татарстанның халык артисты Виталий Агапов «Музыкаль сабантуй» проектында халык артисты Вадим Захаров белән дуэт җырлады. Дуэтка Агапов язган «Әнкәй гөле» җыры сайланган иде. Халык җырчыларының чыгышын жюри югары бәяләде.
Шунда Виталий Агапов тамашачыларның яраткан җырын Вадимга бирүен әйтте.
«Яшь бара. Җырларны яшьләр җырласын. Минемчә Вадим аны тамашачы күңеленә керерелек итеп башкарачак», – диде ул.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина Агаповның бу гамәлен хуплады.
«Вадим Захаров «Әнкәй гөле» җырына яңа сулыш өреп, аны тагын да популяр итәчәк», – диде.
Нет комментариев