Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Халык артисты махсус хәрби операциягә китте

Ул ялга кайткан иде.

"Әле дә син бар әле дөньяда" һәм "Зәңгәр күзле кызны сагынам" җырлары белән популярлык казанган җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов үзе теләп махсус хәрби операциягә киткән иде.

Күптән түгел ул кыска вакытлы ялга кайтты. Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров батыр йөрәкле, ватанпәрвар җырчыга "Башкортостанның халык артисты" дигән мактаулы исем тапшырды.

Санаулы вакыт бик тиз уза. Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләрнең дә китәр вакыты җитте. Кичә "Башкортстан" полкы хәрбиләре, шул исәптән Радик Динәхмәтов та яңадан  махсус хәрби операция зонасына китте.

Җәйгә алар янәдән ялга кайтачаклар. Исән-сау гына булсыннар. Радик Динәхмәтовны озатырга балалары, якыннары, дусларыннан тыш, "Зәңгәр күзле кызны сагынам" җырының авторы да килгән. 

Фото җырчының шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики Радик Динәхмәтов