Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Яшь вакытта сизелми

Элек булган хәлләрне искә төшерәм дә, шаккатам. Әй тырыштык, әй чаптык. Эштә әбәд сәгате башлануга, хезмәттәшем белән кибеткә китә идек, чөнки бу вакытта берәр дефицит товар чыгаралар. Аны чират торып алабыз да, өйгә кайтарабыз. Кайткан-кайткан дип, шул арада кер дә сыгып алабыз.

Билгеле инде, кул белән. Әле капкалап алырга да өлгерергә кирәк. Аннан тагын чаба-чаба эшкә киләбез. Кайвакыт абынып та китәсең, егыласың да. Ярый әле сынган җирләр булмады. 
Менә хәзер, җитмеш яшькә җиткәндә, әле бер җир авырта, әле икенче җир. Хәзерге кебек машинага гына ыргытмадык шул сумкаларны, нинди генә авыр булсалар да, күтәреп кайта идек. Яшьлектә сизелми, элек күргән барлык авырлыклар картайгач чыга диләр бит, чыннан да, яшьлек, кызулык белән йөгерелгән инде, менә хәзер организм бирешүен сиздерә башлады... 

Фәйрүзә Сәфәргалиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш