Җырчы Айдар Галимовны нәрсә борчый?
Шоу-бизнес

Җырчы Айдар Галимовны нәрсә борчый?

Без шуны тапшыра алдык микән дигән сорау мине борчый, әлбәттә.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовны " Балаларны татарчага ничек өйрәтергә?" дигән сорау борчый. 

- Бер мисал. Америка татарларыннан бер яшь кенә егет килде. Шунда туган, шунда үскән. Мин аңа хәйран калып сорау бирдем: «Ничек син болай үз телеңне шулхәтле өйрәндең, син бит мәктәптә укымадың, инглизләр арасында үстең бит?» - дим.

«Минем бабай бик усал иде. Өстәл артына утырганда да, әгәр татарча сөйләшмәсәң, ашарга да китерми, чәнечкене дә бирми иде. Ач каласың килмәсә, татар телендә сөйләшергә кирәк иде», - дип әйтеп куйды. Менә бу да бер алым.

Гаиләнең үз традицияләре булырга тиеш. Алар ата-бабаларыннан килә, безгә дә күчкән. Без шуны тапшыра алдык микән дигән сорау мине борчый, әлбәттә. Киләчәктә төзәтергә тырышырга кирәк булыр. Ә шулай да, кабатлап әйтәм, Айгизә кызымның татарча җырлавына да шатланам, Гүзәл кызымның оныгым Сафияне татарча өйрәтергә тырышуына да шатланам.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев