Җырчы Айгөл Бариева гаиләсендә тирән кайгы
Шоу-бизнес

Җырчы Айгөл Бариева гаиләсендә тирән кайгы

Җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар вафат булган.

- Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Айгөлкәем, авыр кайгыңны уртаклашам. Линар, мәңге безнең арада булырсың! Син бик күңелле, рәхәт кеше идең! Тыныч йокла! Урының оҗмахта булсын!

Безне бик күп матур фотоларга төшереп калдырдың. Рәхмәт сиңа! Син безнең йөрәкләрдә, - дип яза Айгөл Бариеваның гаилә дуслары, җырчы Лилия Муллагалиева. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев