Җырчы Алсу җитди чирләгән
Шул сәбәпле, бүген концерты булмый.
Декабрь – шоу-бизнеста урак өсте дисәң дә хата булмас. Корпоративлар, затлы кичәләр, презентацияләр һәм артистларның елны тәмамлау концертлары.
Бүген Мәскәү Халыкара музыка йортында Алсуның да концерты булырга тиеш иде. Симфоник оркестр, иске хитлар һәм тамашачылар белән күзгә-күз карашып сөйләшү планлаштырылган иде.
Әмма кичә җырчы җанатарлары белән элемтәгә чыкты һәм медицина хезмәткәре аның кан тамырыннан анализ алган шомлы фотоны урнаштырды. Ул концертны сәламәтлегенә бәйле күчерергә туры килүен белдерде.
«Кадерле һәм яраткан тамашачым, кызганычка каршы, мин 17 декабрьдәге концертны сәламәтлегем буенча күчерергә мәҗбүр. Хәзер җырлый да, сөйләшә дә алмыйм. Мин сезнең белән очрашуны бик көттем, тик, кызганычка каршы, кайвакыт тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Гафу үтенәм һәм аңлавыгызга өметләнәм», – дип язган Алсу.
Җырчы, сатып алынган билетлар да башка көнне гамәлдә булачак, дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев